Предприятиеләрне Central Asian Industrial Week (CAIW) 2015 халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакырабыз

2015 елның 21 августы, җомга

Сезне 2015 елның 20-22 октябре көннәрендә Үзбәкстан башкаласы Ташкент шәһәрендә уздырылачак Central Asian Industrial Week (CAIW) 2015 Үзәк Азия сәнәгать күргәзмәсендә катнашырга чакырабыз.

Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге (алга таба – Үзәк) катнашучыларга теркәлү җыемын һәм күргәзмә мәйданчыгы өчен (кече һәм урта эшкуарлык субъектларына) түләргә ярдәм итә, күргәзмә урынына очу һәм яшәү – компания хисабына.

Чараның мөһимлеген исәпкә алып, 2015 елның 10 октябренә кадәр кабул ителгән карарыгыз турында Үзәккә түбәндәге телефон: (843)524-76-70  яисә электрон адрес буенча: tatexport@yandex.ru  хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International