«Моношәһәрләрне үстерү фонды» КБО генераль директоры Яр Чаллы шәһәренә килде

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

2015 елның  19 августында  Яр Чаллы шәһәренә  «Моношәһәрләрне үстерү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры Илья Кривогов җитәкчелегендәге  делегация килде. 

Сәфәр барышында делегация әгъзалары түбәндәге объектларда булдылар: «Мастер» КИП» ААҖ, «Кама Кристалл Технолоджи» ҖЧҖ,  «Камский» АСК, «ТЭМПО» металлургия заводы.

Предприятиеләрне караганнан соң, «КамАЗ»  ААҖндә Моношәһәрләрне үстерү фонды аша «Мастер» КИП» ААҖнә дәүләт ярдәме күрсәтүнең мөмкин булган чараларын тикшерү буенча киңәшмә уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International