Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында чит ил эшче көчләренә ихтыяҗ турында эш бирүчеләрнең тәкъдимнәрен карау һәм 2016 елга Татарстан Республикасы өчен расланган квоталар кысаларында аларны бүлү буенча эшче төркемнең Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Социаль үсеш идарәсе башлыгы Илдар Бәдриев рәислегендә утырышы узды.
Эшче төркем утырышында чит ил эшче көчләренә ихтыяҗ турында эш бирүчеләрдән алынган 75 заявка каралды. Анда һөнәр (вазыйфа) исемнәре, хезмәт хакы күләме, эшче көчләрнең кайсы илдән килүләре һ.б. мәгълүмат күрсәтелгән.