2015 елның 1 июленнән «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең КФҮ» ДБУнең Казан шәһәре, Авангардная ур., 74 (1 подъезд) адресы буенча урнашкан Идел буе филиалында КФҮ хезмәткәрләре Россия Федерациясеннән читтә РФ гражданины шәхесен таныклаучы Россия Федерациясе гражданины паспортын («иске үрнәктәге» һәм «яңа буын» (биометрик паспорт) чит ил паспортларын) эшләү буенча Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе дәүләт хезмәтен күрсәтүгә гражданнардан гаризалар һәм документлар кабул итә башладылар.
2015 елның августыннан гражданнар, «иске үрнәктәге» чит ил паспортын алу өчен, шулай ук Казан шәһәре буенча «КФҮ» ДБУнең Зареченский (Гагарин ур., 103), Яңа Савин (Ямашев ур., 82) һәм Южный (Җиңү пр., 100) филиалларына, шулай ук Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендәге филиалларга гариза бирә алалар.
Әзер документларны тапшыру әлегә Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең үзендә түбәндәге адрес буенча гамәлгә ашырыла: Казан ш., Чехов ур., 8/2 йорты.