Татарстан Республикасы җитештерүчеләре, төбәкара күргәзмәләрдә катнашу өчен, Севастополь шәһәренә чакырылалар

2015 елның 31 июле, җомга

Севастополь шәһәре губернаторы күрсәтмәсе буенча, Россия Федерациясе Федераль җыенының Федерация Советы, Дәүләт Думасы,  Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән, Севастопольдә түбәндәге чаралар оештырыла:

2015 елның  19 - 20 сентябре көннәрендә  «Кырым - Россия Көньягы. Төзелеш. Архитектура. Дизайн» Төбәкара күргәзмәсе;

2015 елның  9 - 11 октябре көннәрендә   «Кырым - Россия Көньягы. Сәламәтлек һәм матурлык индустриясе» Төбәкара күргәзмәсе.

Татарстан Республикасы җитештерүчеләре әлеге чараларда катнашырга һәм алга таба хезмәттәшлек итәргә чакырылалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International