Россия Федерациясе Икътисадый үсеш департаменты «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен куллану соравы буенча мөрәҗәгатьне карады һәм, тәэминат урынының шактый ерак булуы үтеп чыга алмаслык шартларга керми, дип билгеләде.
Әлеге шартларга шулай ук тәэмин итү срогының, командировка документларын һәм йөкне кабул итүчеләргә бирелә торган ышаныч кәгазьләрен тутыруның озакка сузылуы да керми, чөнки алар барысы да фаразлана алырлык фактлар. Шулай итеп, әгәр тәэминатчы югарыда аталган шартлар туу аркасында товар китерүне тоткарласа, бу аны килешүне үтәмәгән өчен штрафтан азат итүгә нигез була алмый (44-ФЗ номерлы Федераль законның 34 маддәсе,9 өлеше).