Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад һәм социаль өлкә тармакларын Россия Федерациясенең Бөтендөнья сәүдә оешмасында әгъза булып тору шартларына әзерләү һәм адаптацияләү буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы үтте

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

2015 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасы икътисад һәм социаль өлкә тармакларын Россия Федерациясенең Бөтендөнья сәүдә оешмасында әгъза булып тору шартларына әзерләү һәм адаптацияләү буенча Ведомствоара эшче төркем утырышын үткәрде.

Утырышта КМТТУның БСО Үзәге директоры Илдус Биктаһировның Бөтендөнья сәүдә оешмасында катнашучы илләрнең товар базарлары буенча үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре турындагы доклады тыңланды. Әлеге мониторинг тикшеренүләре Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры предприятиеләрендә чыгарылган продукцияләрне дөнья базарларына этәрү һәм Кама кластеры предприятиеләре җитештергән продукция өлешендә Таможня берлегенең таможня территориясенә кергән эчке товар базарларын яклау максатында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International