Сентябрьдә «Интеллектуаль милек: тарих һәм заманча тенденцияләр» XIX фәнни-гамәли конференциясе узачак

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

2015 елның 23-24 сентябре көннәрендә  Интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәт «Интеллектуаль милек: тарих һәм заманча тенденцияләр» XIX фәнни-гамәли конференциясен уздырачак.

Конференциядә катнашучыларга Россия патент системасы хезмәткәренең һәм интеллектуаль милек һәм инновацияле эшчәнлек өлкәләрендә эшләүче башка белгечләрнең түбәндәге темалар буенча докладлары тәкъдим ителә:  «Патент хокуклары объектларын хокукый яклау», «Индивидуальләштерү чараларын хокукый яклау», «Интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә хокуклар белән идарә итү».

Конференция материаллары белән тулырак чара сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International