Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2015 елның 17 апрелендәге боерыгы белән конкурс үткәрү турында карар кабул ителде.
Конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү 2015 елның 27 апреленнән 28 маена кадәр оештырыла.
Конкурс социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлегенә булышлык итә торган (мәгълүмати, консультацион, методик, проектларны тормышка ашыруның иң яхшы тәҗрибәләрен тарату, ирекле хезмәтне җәлеп итү) һәм тиешле тәҗрибәгә һәм кадрлар егәренә ия социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Башка чаралар (СЮ КБОлар эшчәнлегенә ярдәм итү белән бәйле булмаган) конкурс нәтиҗәләре буенча финанслана алмыйлар.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сайтта танышырга була: http://nko.economy.gov.ru/Tender/Details/701
Моннан тыш, 27 апрель көнне 10:00 сәгатьтә СЮ КБО өчен вебинар үткәрелә. Анда сүз конкурска тапшырыласы гаризаларны тутыру, конкурс сайлап алуындагы типик хаталар һәм процедураны уздыру турында барачак.