Бүген Казанда «Урман утырту көне» республика акциясе һәм гомумшәһәр шимбә өмәсе оештырылды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре әлеге чараның икесендә дә актив катнаштылар. Өмә кысаларында министрлык бинасы янындагы территория тәртипкә китерелде, эш урыннары җыештырылды.
Шулай ук Казан шәһәренең Минск урамы (37нче йорт тирәсендә) буйлап сузылган урман полосасы чүп-чардан арындырылды һәм төзекләндерелде.
«Урман утырту көне» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында «Шәһәр яны урманчылыгы» Дәүләт казна учреждениесенең Биектау участок урманчылыгы урман фондына караган Казан шәһәре Нагорный бистәсе янындагы Каенлыкта истәлеккә агачлар утыртылды.