«Россия Федерациясендә дәүләт һәм муниципаль контроль һәм күзәтчелек нигезләре турында» федераль закон проекты эшләнә

2015 елның 13 марты, җомга
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында «Россия Федерациясендә дәүләт һәм муниципаль контроль һәм күзәтчелек нигезләре турында» федераль закон проекты эшләнә.
Закон проекты дәүләт тарафыннан хуҗалык эшчәнлеген җайлауның нәтиҗәлелеген күтәрү һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеген оештыруны камилләштерү максатларында эшләнә. Федераль закон проекты бизнес мәнфәгатьләрен исәпкә алып эшләнә, чөнки ул бизнесның аерым сегментларына гына түгел, аның барлык өлкәләренә дә кагылачак.
Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе буенча, агымдагы елның көзендә федераль, төбәк һәм муниципаль контроль турындагы закон проекты Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Россия Федерациясе Дәүләт Думасына каралуга кертелергә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International