«Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы» ДУП генераль директоры Яков Геллерны юбиле белән тәбрик итәбез!

2015 елның 13 марты, җомга

Хөрмәтле Яков Вениаминович!


Сезнең һөнәри һәм кешелеклелек сыйфатларыгызны тирән ихтирам итеп, бүгенге олуг юбилеегыз белән тәрбик итәбез!
Икътисадның төрле өлкәләре үсешенә керткән олы хезмәтегез Сезгә зур талантка һәм бетмәс-төкәнмәс энергиягә ия, креатив, киләчәкне күзалларга ярдәм итә торган карарлар кабул итәргә сәләтле кеше абруе китерде.
Менә инде дистә елдан артык, Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгын җитәкләп, Сез республикада башкарылган сатып алу эшчәнлегенең гаделлеген һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итәсез.
Юбилеегыз белән котлап, Сезгә саулык-сәламәтлек һәм иминлек телибез! Сезнең һәр башлангычыгызга уңышлар юлдаш булсын, һәм һәр туар таң Сезгә шатлык-куаныч һәм бәхет алып килсен!


Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективы.



Белешмә өчен:
Татарстан Республикасында Яков Геллер җитәкчелегендә электрон сатып-алулар механизмы эшләнде һәм гамәлгә кертелде, соңрак әлеге тәҗрибә Россиянең барлык төбәкләренә таратылды һәм аны куллану дәвам итә. Аның турыдан-туры катнашлыгында ZakazRF электрон сәүдә мәйданчыгы эшләнде. Ул инде менә соңгы алты ел дәвамында сатып-алуларны электрон формада башкару өчен аккредитация алган бердәнбер төбәк мәйданчыгы булып тора.


Татарстанда Яков Геллер катнашлыгында эшләнгән берничә мәгълүмат системасы кулланыла, шул исәптән күп модульле Электрон товар-мәгълүмат системасы һәм «Биржа мәйданчыгы» ресурсы, «Инно-трейд» инновацияле товарларны сатып алу системасы. 2013 елда торак-коммуналь түләүләрнең үтә күренмәлелеген тәэмин итү максатында бюджет акчаларын дөрес тотмауны кисәтү мөмкинлеге бирүче «Дүрт чыгым» системасы эшләнде һәм сынап каралды. Импортны алыштыру өлкәсендәге бурычларны чишү һәм җирле җитештерүчеләргә ярдәм итү максатында Татарстан Республикасы продукциясенең Электрон каталогы булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International