Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре Алексеевск, Зәй һәм Тукай районнары эшкуарлары белән очраштылар

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү юнәлеше өчен җаваплы вәкилләре берничә күчмә чара үткәрделәр. 11 мартта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин һәм ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев җитәкчелегендәге министрлык делегациясе Татарстан Республикасының Зәй һәм Тукай районнарында эшкуарлар белән очрашулар уздырды. 2015 елның 12 мартында шундый ук очрашу ТР Алексеевск эшкуарлары белән оештырылды.


Очрашуларның төп максаты – кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү буенча Татарстанда тормышка ашырыла торган күпләгән дәүләт программаларында катнашуга эшкуарлык җәмәгатьчелегенең актив өлешен җәлеп итү. Моннан тыш, Икътисад министрлыгы вәкилләре очрашу вакытында эшкуарларны борчыган күп кенә сорауларга да җавап бирделәр.

Республика районнарында эшкуарлар белән очрашулар март азагына кадәр дәвам итеп, Татарстан Республикасының һәм муниципаль районында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International