Стратегик инициативалар агентлыгы Милли технологик инициативада катнашуга гаризалар кабул итә

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Әгәр сез эксперт белеменә ия булып, киләчәкнең ыргылышлы базарларын проектлауга үз өлешегезне кертергә телисез икән, Милли технологик инициативаны (МТИ) эшләүче командага кушылыгыз.


2015 елда МТИның Юл карталарын проектлауда һәм эшләүдә төп башлангыч нокта якынча 2015 елның 13-17 май көннәрендә уздырылырга тиеш «Форсайт-флот» чарасы булачак.


Милли технологик инициатива – ул тамырдан яңа базарлар формалаштыру һәм 2035 елга Россиянең глобаль технологик лидерлыгы өчен шартлар тудыру буенча чаралар программасы.


Тулырак мәгълүмат белән сез түбәндәге сайтта таныша аласыз: LEADER–ID.RU: https://leader-id.ru/specials/national-technology-initiative/.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International