Моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем утырышында Татарстан Республикасы проектлары тәкъдим ителде

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
2015 елның 10 мартында Мәскәү шәһәрендә Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы Моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем утырышы узды. Утырышны эшче төркем җитәкчесе, Тышкы икътисадый банк Рәисе урынбасары Ирина Макиева алып барды.
Утырышта шул исәптән Яшел Үзән, Кама Аланы һәм Яр Чаллы моношәһәрләренең инвестицион проектлары каралды.
Видеоконференция режимында утырышта Россия төбәкләре вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Моратов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, моношәһәрләрнең башкарма комитетлары һәм инвесторлары вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International