Санкт-Петербургта редакцион төркем Стратегия-2030 проектын һәм аны гамәлгә ашыру буенча чаралар планын эшләп бетерә

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
2015 елның 11 мартында Санкт-Петербургта 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектын һәм аны гамәлгә ашыру буенча чаралар планын эшләп бетерү буенча редакцион төркем утырышы узды.
Утырыш кысаларында Стратегия-2030 текстын формалаштыруның гомуми сораулары каралды: структурасы, бурычларны структурлаштыру логикасы, агымдагы һәм 2030 елда көтеләчәк халәтне формулировкалау, «7+5+3» ысулын куллану, Стратегияне гамәлгә ашыру механизмнары һәм оештыру структуралары.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук Стратегия-2030ны гамәлгә ашыру чаралары планын формалаштыруның төп ысулларын, агымдагы һәм перспективадагы дәүләт программалары исемлеген, индикаторлар составын билгеләделәр.
«Икътисад» блогы аерым каралды, аның буенча икътисадый комплекслар һәм кластерлар структураларын формалаштыруның төп ысуллары билгеләнде.
Бүген, 12 март көнне, редакцион төркем «Кеше капиталы» һәм «Пространстволы үсеш» юнәлешләрен караячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International