Икътисад министрлыгы, «Россия Саклык банкы» ААҖ белән берлектә, эшкуарларны проектлы финанслау һәм башка ярдәм чаралары буенча семинарга чакыра

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
2015 елның 13 мартында «Россия Саклык банкы» ААҖндә (8610нче «Татарстан Банкы» бүлеге), Икътисад министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы инвестицияле проектларының Проектлы финанслау программасында (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 11 октябрендәге 1044нче Карарына ярашлы рәвештә) катнашуының, эшкуарларның Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча ярдәм, Татарстан эшкуарлары өчен финанс продуктлары программаларында катнашуының актуаль мәсьәләләрен тикшерүгә багышланган семинар-практикум үткәрү планлаштырыла.
Семинар-практикум түбәндәге адрес буенча оештырыла: Казан ш., Бутлеров ур., 44.
Теркәлү өчен элемтәләр: +7 843 524 91 32; Rustam.Nabiev@tatar.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International