Татарстан Республикасы муниципаль районнары (шәһәр округлары) башкарма комитетлары җитәкчеләре игътибарына!

2015 елның 28 феврале, шимбә

2014 елның 31 декабрендәге 499-ФЗ номерлы Федераль закон белән 2001 елның 25 октябрендәге 136-ФЗ номерлы «Россия Федерациясе Җир кодексы»на агымдагы елның 1 мартыннан үз көченә керә торган үзгәрешләр кертелде.
Моңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ белән берлектә, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең типлаштырылган административ регламентларына үзгәрешләр кертелде.
Районнарда элегрәк расланган муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларына тиешле үзгәртүләрне кертүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International