Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль үткәргәндә юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын саклау турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Закон тарафыннан 15 маддәдә контрольгә алынган заттан дәүләт (муниципаль) мәгълүмат системаларында, реестрларда һәм регистрларда булган мәгълүматны яңадан таләп итүне тыя торган нигезләмә беркетелгән. Бу исә тикшерүләр үткәрүнең тизлеген арттырырга, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан тапшырылырга тиешле документлар санын кыскарту юлы аша артык җайлауны кыскартырга ярдәм итәчәк.