Икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев белем бирү базарында һәм хезмәт базарында хезмәттәшлек сорауларын тикшерүдә катнашты

2015 елның 28 феврале, шимбә

2015 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев «Россия өчен» Халык фронты Татарстан Республикасында» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлегенең төбәк штабының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Министрлыклар һәм ведомстволар, белем бирү учреждениеләре, предприятиеләре, иҗтимагый оешмалар һәм экспертлар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашындагы эшче төркем утырышында «Белем бирү базары һәм хезмәт базары: хезмәттәшлек контурлары» темасы тикшерелде.
Фикер алышулар кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев Татарстан Республикасы икътисады тармаклары буенча квалификацияле кадрларга ихтыяҗның фаразланган күрсәткечен билгеләү юлларын һәм әлеге юнәлештәге эш барышында туган проблемаларны яктыртты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International