2015 елның 27 февралендә Татарстан Республикасының Алабуга, Менделеевск, Чирмешән муниципаль районнары Советлары һәм Яр Чаллы муниципаль берәмлеге Советы утырышлары уздырылды.
Яр Чаллы муниципаль берәмлеге утырышында – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Нурлат һәм Чирмешән районнарында – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Алабуга һәм Менделеевск районнарында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.
Утырышларда 2030 елга кадәрге чорга республиканың Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп юнәлешләре турында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасарлары Наталья Таркаева һәм Булат Хаҗиәхмәтов, шулай ук «Татарстан-2030» проектының фәнни җитәкчесе Борис Жихаревич сөйләде.