2015 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына поручительстволар бирү программасы буенча хезмәттәшлек турында имзаланган килешү кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фонды һәм «МДМ Банк» ААҖ вәкилләренең очрашуы узды.
Чарада «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО директоры урынбасары Рәсим Усманов, «МДМ Банк» ААҖнең Казан филиалы директоры Лия Шәйнурова, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты. Очрашу барышында алга таба хезмәттәшлек итү перспективалары каралды. Очрашу нәтиҗәсендә Гарантия фонды йөкләмәләре катнашында банк тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына кредитлар бирү эшен активлаштыру турында карар кабул ителде.