Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен «Татарстан Республикасы сәнәгатенә дәүләт ярдәме» белешмәлеге урнаштырылды.
Әлеге басмада сәнәгать предприятиеләренә дәүләт ярдәме төрләре һәм ысуллары турында мәгълүмат, статистика мәгълүматы, импортны алыштыру һәм милли куркынычсызлык ягыннан караганда продукциянең һәм хезмәт күрсәтүләрнең өстенлекле төрләре исемлеге, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү резервларын ачыклау буенча гамәлләр эзлеклелеге күрсәтелгән.
Белешмәлек белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: http://mert.tatarstan.ru/rus/pamyatka-gosudarstvennaya-podderzhka.htm.