Татарстан Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясе утырышының турыдан-туры трансляциясе оештырылачак
2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
2015 елның 18 февралендә 14.50дә «Казан моторлар төзелеше җитештерү берләшмәсе» ААҖ базасында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «2014 елда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар» дип аталган уртак йомгаклау коллегиясе утырышы уздырыла.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Александр Цыбульский, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлназ Кадыйрова, «Гражданнар инициативаларына ярдәм итү буенча Кудрин фонды» җитәкчесе Алексей Кудрин катнашачак.
Видеоконференция элемтәсе форматында Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләре дә тоташтырылачак.