«Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерциячел булмаган оешмасы Россия Федерациясендә инвестицион климатны яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар планын («юл карталарын») тормышка ашыруның нәтиҗәлелегенә бәя бирү максатында эшкуарлык җәмәгатьчелеге арасында сораштырулар үткәрә. Сораштыруларны оештыру өчен электрон анкеталар эшләнгән.
Эшкуарлар арасында чираттагы сораштыруларны үткәрү «Интернет» челтәрендә түбәндәге адрес буенча: http://инвестклимат.рф/discussions/oprosi/ 2015 елның 5 мартына кадәр дәвам итә.
Административ процедураларның санын һәм кыйммәтен киметү буенча федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә хакимият органнары эшенә Сез куйган бәя безнең өчен бик мөһим.