Стратегия-2030 проекты Лениногорск, Апас, Яшел Үзән һәм Биектау муниципаль районнары Советлары утырышларында тикшерелде

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
2015 елның 17 февралендә Лениногорск, Апас, Яшел Үзән һәм Биектау муниципаль районнары Советларының 2014 елда районнарның социаль-икътисадый үсешләренә йомгак ясауга һәм 2015 елга яңа бурычлар куюга багышланган утырышлары узды.
Утырышларда 2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп юнәлешләре турында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасарлары Наталья Таркаева, Булат Хаҗиәхмәтов һәм Рөстәм Сибгатуллин сөйләделәр.
Исегезгә төшерик, Стратегиия-2030ның төп максаты буларак республиканың дөнья күләмендә өч юнәлеш (кеше капиталы үсеше өчен шартлар, территориаль үсеш һәм инновацияле икътисад) буенча көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International