2015 елның 16 февралендә Зәй һәм Сарман муниципаль районнары Советлары утырышлары уздырылды. Утырышларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Утырышларда 2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп юнәлешләре турында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева сөйләде.
Стратегия-2030 проекты буенча фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне Икътисад министрлыгы адресына юллый яисә «Татарстан-2030» проекты сайтында калдыра аласыз (http://tatarstan2030.ru). Шулай итеп, республикада яшәүче һәркем Татарстанның киләчәген формалаштыруга үзеннән өлеш кертә ала.