Республика халкының җирле үзидарә органнары эшчәнлегеннән канәгать булу-булмавы турында сораштырулар 1 мартка кадәр дәвам итә

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
«Интернет» челтәре аша Татарстан Республикасы халкына хезмәт күрсәтүне башкаручы шәһәр округлары, муниципаль районнар җирле үзидарә органнары һәм оешмалар җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында халыктан сораштырулар дәвам итә.
Сораштырулар 2015 елның 1 февраленнән 1 мартына кадәр үткәрелә. Сораштырулар формасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: http://mert.tatarstan.ru/opros22.htm
Сораштырулар аноним рәвештә башкарыла, һәм аның нәтиҗәләре бары тик гомумиләштереп, халыкка хезмәт күрсәтүне башкаручы җирле үзидарә органнары һәм оешмалар җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тәкъдимнәр эшләү максатында кулланылачак. Уздырылган сораштырулар нәтиҗәләре буенча республика дәрәҗәсендә эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән идарә карарлары әзерләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International