Хакимият органнары арасында үзара алмашу йөкләмәсе кертелгән мәгълүмат исемлеге расланды

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» Федераль законның 7.1 маддәсе 8 өлешендәге нигезләмәләрне гамәлгә ашыру максатында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 23 гыйнварындагы 96-р номерлы күрсәтмәсе кабул ителде.
Россия Федерациясе субъекты дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка кайбер оешмалар вәкаләтендәге Россия Федерациясенең башка субъектларындагы әлеге органнарга (һәм оешмаларга) дәүләт хезмәтләрен күрсәтү өчен кирәкле Мәгълүматлар исемлеге әлеге күрсәтмәгә кушымта буларак расланган. Исемлектәге мәгълүматларга ия хакимият (һәм оешмалар) органнары мәгълүмат белән үзара алмашу мөмкинлеген тәэмин итәргә бурычлы.
Мәгълүматлар исемлеге һәм мәгълүматны бирү форматы буенча тәкъдимнәрне раслый торган башкарма хакимият органнары исемлеге белән сылтама буенча танышырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International