Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы баланс комиссиясе утырышында катнашты

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән тармак министрлыклары ведомстволарга караган предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча баланс комиссияләренең квартал утырышларын уздыруларын дәвам итәләр.
2014 елның 25-26 ноябре көннәрендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында пассажир йөртүләрне гамәлгә ашыручы предприятиеләрнең 2014 елның 9 ае йомгаклары һәм тулаем 2014 елда көтелгән нәтиҗәләр буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлауга багышланган баланс комиссияләре утырышлары уздырылды.
Предприятиеләрнең финанс нәтиҗәләренең түбәнәюе пассажир йөртү, пассажир йөртүләргә тарифлар куелу үзенчәлекләренә, автотранспорт чаралары паркының яңартылуына һәм кредит йөкләмәләренә бәйле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International