Икътисад министры Артём Здунов Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Кама кластер үсеше үзәге стратегик сессиясендә катнашты

2014 елның 14 ноябре, җомга

2014 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Яр Чаллы шәһәренең IT-паркында узган Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Кама кластер үсеше үзәге стратегик сессиясендә катнашты.


Сессия эше кластер үсешенең ике тармагы: машина төзелеше, автокомпонентлар һәм IT-технологияләр җитештерү буенча закон чыгару һәм башкарма хакимият органнарының, эшкуарлык җәмәгатьчелегенең, фән, иҗтимагый оешмаларның һәм үсеш институтларының уртак чараларын эшләүгә юнәлдерелгән иде.


Сессия барышында эшләнгән тәкъдимнәр йомгаклау резолюциясе буларак дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнарына, үсеш институтларына һәм Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Кама кластер үсеше үзәгенә кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International