Төрекмәнстан делегациясе Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының иң эре машина төзелеше һәм нефть-газ химиясе предприятиеләрендә булды

2014 елның 14 ноябре, җомга

2014 елның 13 ноябрендә Төрекмәнстан Республиксы икътисад һәм үсеш министры Вепа Әбделхәкимов җитәкчелегендәге Төрекмәнстан дәүләт делегациясе эш визиты белән Татарстан Республикасына килде.


Сәфәр кысаларында Төрекмәнстан делегациясе Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының иң эре машина төзелеше һәм нефть-газ химиясе предприятиеләре – «КамАЗ» ААҖ һәм аның фәнни-техник үзәгендә, «АлАЗ» Җитештерү берләшмәсендә, «ТАНЕКО» ААҖнең нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында, «Татнефть» ААҖнең кайбер объектларында, шулай ук «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булды.


Делегацияне Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева озатып йөрде.


Шулай ук 13 ноябрьдә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здуновның Төрекмәнстан Республиксы икътисад һәм үсеш министры Вепа Әбделхәкимов белән очрашуы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International