Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» белән берлектә, реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм эксплуатацияләүгә рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең типлаштырылган административ регламентына үзгәрешләр кертелде. Үзгәрешләр рөхсәт бирүне монополиягә каршы законнарга яраштыруга, әлеге хезмәтне алу өчен документларны дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәкләре аша ерактагы эш урыннарыннан тапшыра алу мөмкинлеге һ.б. өлешләргә карый.
Муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең районда элегрәк расланган административ регламентына тиешле үзгәртүләрне кертүегезне сорыйбыз.