13 ноябрьдә Татарстан Республикасы Кама кластер үсеше үзәге Стратегик сессиясе уза

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Кама кластер үсеше үзәгенең нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итү максатларында 2014 елның 13 ноябрендә Яр Чаллы шәһәрендә Стратегик сессия уздырыла.


Сессияне уздыру кластер үсешенең ике тармагы: машина төзелеше, автокомпонентлар һәм IT-технологияләр җитештерү буенча закон чыгару һәм башкарма хакимият органнарының, эшкуарлык җәмәгатьчелегенең, фән, иҗтимагый оешмаларның һәм үсеш институтларының уртак чараларын эшләүгә багышлана.


Стратегик сессия программасы белән теркәлү сайтында танышырга була: http://kamaklaster.lpcloudapp.com/.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International