Икътисад министрлыгы командасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча уздырылган ярышларның бронза бүләге иясе булды

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча уздырылган ярышларда өченче урынны яулады.


Команда составында Ришат Зиннәтуллин, Ксения Лаврентьева һәм Сергей Долгов чыгыш ясады.


Ярыш йомгаклары буенча беренче урынга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре лаек булды. Татарстан Републикасы Мәдәният министрлыгы командасы – көмеш призер.


Ярышлар 2014 елның 9 ноябрендә Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә үтте. Ярышларда Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарыннан килгән 26 команда катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International