Татарстан Икътисад министрлыгында «Аерым юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон буенча бушлай семинар оештырылачак

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе

2014 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында республика муниципаль берәмлекләрендәге оешмалар өчен «Аерым юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль законны бозган өчен җаваплылык» темасы буенча бушлай белем бирү семинары оештырыла. 


Семинар программасына 223-ФЗ номерлы Законны бозуның еш кабатлана торган очракларын тикшерү, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексында әлеге закон бозулар өчен каралган җаваплылыкка анализ ясау, шулай ук предприятиеләрнең сатып алу эшчәнлеген оптимальләштерү юллары белән танышу кертелгән.


Семинарда катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: http://zakupki223.net/seminar/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International