2014 елның 6-7 ноябрендә Актүбә шәһәрендә (Казахстан Республикасы) «АКТОВЕINVEST-2014» II Халыкара инвестицияле форумы үтте.
Төбәкләргә инвесторларны җәлеп итү максатында халыкара элемтәләрне ныгытуга һәм инвестиция климатын яхшыртуга, инвестицияле эшчәнлеккә дәүләт ярдәме чараларына, кече һәм урта бизнес катнашында дәүләти-хосусый хезмәттәшлеген үстерүгә багышланган сораулар буенча фикер алышулар Форум эшенең төп юнәлешләре булды.
Татарстан Республикасыннан Форумда икътисад министры Артём Здунов катнашты. Пленар утырышта ясаган чыгышында ул Татарстан Республикасы инвестицияле үсешенең төп юнәлешләре, дәүләт ярдәме чаралары, эшкуарлыкка ярдәм өчен төзелгән инфраструктура турында сөйләде.