Аккредитация алу өчен кече эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларыннан гаризалар кабул ителә

2014 елның 7 ноябре, җомга
2014 елның 10 ноябреннән 30 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларыннан «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 27 августындагы 616нчы Карарына ярашлы рәвештә аккредитация алу өчен гаризалар кабул ителә.
Гаризалар Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге тарафыннан түбәндәге адрес буенча: Казан шәһ., Мәскәү ур.,55, кабинет 125, һәм шулай ук Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәгенең Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге территориаль вәкиллекләрендә кабул ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International