Яр Чаллыда Салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча кече бизнес субъектлары өчен бушлай семинар үткәрелә

2014 елның 7 ноябре, җомга

2014 елның 11 нояберндә Яр Чаллы шәһәрендә кече эшкуарлык субъектлары өчен «Кече бизнес өчен СГС: исәп сәясәте, касса операцияләрен яңача алып бару тәртибе, гадиләштерелгән бухгалтер исәбе һәм бухгалтер хисаплары» темасына бушлай белем бирү семинары уздырылачак.


Семинар Яр Чаллы шәһәре Муниципаль берәмлеге башкарма комитеты һәм «Контур» Махсус конструкторлык бюросы» Җитештерү фирмасы» ЯАҖ ярдәме белән «Яр Чаллы – Россиянең бизнес белем бирү үзәге» шәһәр проекты кысаларында оештырыла.


Семинарның максаты – эшкуарлык җәмәгатьчелеген Гадиләштерелгән салым салу системасы шартларында исәпне алып бару үзенчәлекләре, исәп сәясәте, касса операцияләрен яңача алып бару тәртибе, гадиләштерелгән бухгалтер исәбе һәм хисабы белән таныштыру.


Чарада катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү үтәргә кирәк: https://kontur.ru/events/793.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International