Татарстан Республикасына башкарма хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләре буенча Россия Федерациясе субъектлары рейтингында 1нче урын өчен грант бирелде

2014 елның 7 ноябре, җомга

2013 ел йомгаклары буенча, башкарма хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелегенең иң яхшы федераль күрсәткечләренә ирешкән Россия Федерациясе төбәкләрен бүләкләү максатында, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2014 елның 3 ноябрендә № 2193-р номерлы Күрсәтмә кабул ителде. Шуңа ярашлы рәвештә Татарстан Республикасына Россия Федерациясе субъектлары арасында 1нче урын алган өчен, 216,4 млн сум акча бирелә.


Татарстан Республикасы дүрт ел рәттән, 2010, 2011, 2012 һәм 2013 ел йомгаклары буенча, Россия Федерациясе субъектлары арасында әлеге рейтингта беренчелекне яулый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International