Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Юл хәрәкәтен оештыру проектларын һәм схемаларын әзерләү кагыйдәләрен раслау турында» Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы боерыгы проектына җәмәгать консультацияләре үткәрү турында мөрәҗәгать килде.
Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен әлеге норматив хокукый акт белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында сылтама буенча танышырга чакырабыз.
Үз фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү секторына күрсәтелгән электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.