2014 елның 6 ноябрендә Пермь Инженер-Сәнәгать Форумы кысаларында Россиянең Инновацияле төбәкләре ассоциациясенең һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының территориаль инновацияле кластерлар үсешенә багышлангын эксперт сессиясе уздырылды. Эксперт сессиясе модераторы сыйфатында киңәшмәдә Россиянең Инновацияле төбәкләре ассоциациясенең башкарма директоры Иван Бортник чыгыш ясады.
Утырышта Россиянең Инновацияле төбәкләре ассоциациясе әгъзалары, төбәк вәкилләре һәм чакырылган экспертлар катнашты. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан Территориаль үсеш идарәсе башлыгы Марат Гәйнуллин катнашты.