2014 нче елның 27 нче августында Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында Кама инновацияле җирле производство кластерын 2013 – 2016 елларда үстерүгә арналган эксперт советының приоритетлы проектларын һәм чараларын тормышка ашыру утырышы булып үтте.
Бу, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 нче елының 6 нчы мартында чыккан 188 нче номерлы “Россия Федерациясе субъектларына федераль бюджеттан пилот инновацияле җирле кластерларны үстерү чараларын тормышка ашыру өчен субсидияләр бүлеп бирү Кагыйдәләре” Карары буенча Татарстан Республикасының җыелма гаризаларына 2014 нче елда федераль бюджеттан субсидияләр алуны тәэмин итә. Утырышны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Марат Шәрифулин үткәрде. Экспертлар арасында бизнес һәм фән, “Кама инновация җирле кластерлар” вәкилләре катнашты.