Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонада «Джошкуноз» компаниясенең автомобильләр өчен кузов детальләрен җитештерү буенча яңа штамплау производствосын эшләтеп җибәрделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәнгать министры Равил Зарипов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, Чаллы мэры Васил Шәехразиев катнашты.
«Джошкуноз» төрек холдингының яңа предприятиесе якында урнашкан «Форд Соллерс» автомобиль заводы өчен эре һәм вак тимер кузов детальләрен җитештерәчәк. Проектны башлау турында Килешү Төркиянең Бурса шәһәрендә 2012 елның октябрь аенда имзаланган иде. Инвестицияләр саны 70 млн. доллар тәшкил итте, завод елына 40 мең тонна корыч җитештерәчәк.
Яңа заводны ачу тантанасындагы чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, кичә Төркия Республикасының яңа президенты инаугурациясе булды, ул анда үзе Р.Миңнеханов та катнашты. «Монда кайтып төшүгә, төрек компаниясенең бу яңа производствосына килдек», - дип билгеләде ТР Президенты.
Кичә Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча Оператив штаб эш төркеменең стратегик утырышы узды.