Киләчәктә мәгариф, хәзерге заман мәгарифе проблемалары, Россия икътыйсады үсеше, икътыйсади кризистан чыгу юллары – бу һәм башка проблемалар турында сорауларны бүген РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасарына “Президент академиясенең Җәйге кампусы” халыкара мәгариф форумында катнашучылар бирде.
Бүген Россиянең беренче вице-премьерыннан тыш, слетта катнашучылар белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау да очрашты. Искә төшерәбез, Россиянең 21 регионнан килгән иң яхшы студентлар слеты, яртысыннан артыграгы Россия Халык уҗалыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясе һәм аның филиаллары студентлары, «Казан» тау чаңгысы спорт-савыктыру комплексы базасында уза. Форумга барысы 250 кеше килгән, шул исәптән 30 чит илләр студенты.
“Гадәттәгечә, Казанда барысы да бик шәп оештырылган. Мин яшьләрнең бәхетле, канәгать йөзләрен күрдем, алар бик кызыклы сораулар бирделәр”, - дип билгеләп үтте Игорь Шувалов, очрашудан соң журналистларга мөрәҗәгать итеп.
Быелгы “Президент академиясенең Җәйге кампусы” – өченчесе. Беренче вице-премьер Татарстанның әлеге халыкара мәгариф форумын уздыру урынына әйләнүен дә искә алды. “Миңа мондый кампусны Татарстанда уздыру идеясе ошый. Бу – бик яхшы традиция, дип уйлыйм. Беренчедән, яшьләр монда уңайлы шартларда эшли, алар өчен имин шартлар тудырылган. Һәм, әлбәттә, Казанда һәм республиканың башка урыннарында булу да бик әйбәт. География шул рәвешчә киңәйсә: төп база Татарстанда булып, катнашучылар шул ук вакытта якындагы шәһәрләрдә: Түбән Новгородта, Самарада - булсалар, тагын да яхшы”, - диде Игорь Шувалов.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис төзегәннән соң Татарстанда Президент академиясенең Кышкы кампусын да уздырып булачагын искәртте.
“Монда киләчәк шәһәре булачак, яңа университет. Һәм, әлбәттә, иң мөһиме – кешеләр. Иң яхшылар монда эшләячәк. Без аларны монда җәлеп итәргә тырышачакбыз, һәм бу бик яхшы мөмкинлек. Бу традициябез дәвам ителер, дип өметләнәбез”, - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау ТР Президентына рәхмәт белдерде һәм: “Мин әлеге чараны ачканда без әле монда Татарстан җитәкчелеген туйдырып бетерәчәкбез дигән идем”, - дип шаяртты ул.