Бүгенгә Татарстан икътисадында гомуми вазгыять үсеш темпларының сүлпәнәюе белән характерлана. Түбән төшүнең төп сәбәбе – республиканың алдынгы предприятиеләре продукциясенә ихтыяҗның кимүе, дип хәбәр ителә ТР Фәннәр академиясенең Перспектив икътисади тикшеренүләр үзәге сайтында 2014 нче елның I кварталында ТР эшмәкәрлеген күзәтү бүлегендә.
Шул ук вакытта эре предприятиеләр югалтуларны эчке базарда үз продукцияләренә бәяне арттыру хисабына компенсацияли, һәм компенсацияләрнең соңгы чыганагы - халыкның кереме .
Быел I квартал нәтиҗәсе буенча, республикада кече һәм микропредприятияләрнең саны 49,9 меңгә кадәр артткан, ләкин урта предприятиеләрнең саны 470кә кадәр кимегән. Шулай ук шәхси эшмәкәрләрнең саны азайган. Быел бу чорда кече предприятиеләрнең әйләнеше 154,3 млрд.сумга җиткән, урта предприятиеләрнең - 29,8 млрд.сум.
Тикшерүчеләр фикеренчә, кече һәм урта эшмәкәрлек үсешендә тискәре күренешләр эшмәкәрләр өчен финанслау мөмкинлеген киңәйтү хисабына гына хәл ителә ала. Аерым алганда, икътисадчылар фикеренчә, кече һәм урта предприятиеләрнең эреләре белән тыгыз интеграциясе кирәк.