Казанда Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүенең Татарстан икътисадына йогынтысы турында сөйләштеләр

2014 елның 26 мае, дүшәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышында Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе Татарстан икътисадына ничек йогынты ясаганлыгы турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.


ТР Хөкүмәте Йортыда барлык муницпаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Икътисади үсеш министрлыгының Сәүдә буенча сөйләшүләр департаменты директоры Максим Медведков катнашты.
2013 нче елда экспортка юнәлгән товар җитештерүчеләренең эшчәнлек мониторингы нәтиҗәләре һәм ТРның социаль әһәмиятле товарлары турында Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов хәбәр итте. Ул, аерым алганда, 2012 нче ел белән чагыштырганда, 2013 нче елда ТРда товарлар импортының үзгәрешен бәян итте.


Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүенең ТР сәнәгать секторы өчен нәтиҗәләрен бәяләү турында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов хәбәр итте. Ул тискәре тышкы факторлар арасында дөнья базарында тотрыклы булмаган вазгыятьне, “рубль”нең үзгәрүчәнлеген, гадәти монополияләр хезмәтләренә тарифларны, эчке ихтыяҗның кимүен атады.


Авыл хуҗалыгы производствосы өлкәсендә вазгыять турында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, БСО һәм Таможня берлегенә керү көндәшлекнең артуына китерергә тиеш иде, ләкин импорт күләменең кисәк кенә артуы әлегә күзәтелми. Аның сүзләренчә, тармакка дәүләт ярдәме чаралары кимеде: 2012 нче елда РФ һәм ТР бюджетларыннан дәүләт ярдәме 22,2 млрд. сум булды, 2013 нче елда - 18,9 млрд.сум, 2014 нче елда - 14 млрд. сум.
РФ Икътисади үсеш министрлыгының Сәүдә буенча сөйләшүләр департаменты директоры Максим Медведков БСО шартларында икътисади вазгыятькә кыскача характеристика бирде.


ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, экспортка җибәрелгән товар җитештерүчеләренең эшчәнлек мониторингын алга таба да алып барырга, оператив мәгълүмат алырга кирәк була. “Бүген БСО шартларында эшчәнлекнең нәтиҗәле механизмнары кирәк, - диде ул. – Халыкара тәҗрибәне, башка илләрнең БСО шартларында эшчәнлеген өйрәнү мөһим”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International