«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешманың Попечительләр советы утырышы узды

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
2014 елның 17 нче апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешманың Попечительләр советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин алып барды. Утырыш барышында Гарантия фондының беренче йөкләмә алынган көннән бер ел дәвамындагы эшчәнлеге буенча хисап тыңланды., Инвестиция декларациясенә, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешма йөкләмәләрен бирү тәртибенә, банк депозитларында «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешмасының ирекле средстволарын урнаштыруга ачык конкурс үткәрү тәртибенә һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеге планына үзгәрешләр кертү мәсьәләләрен тикшерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International