2026 елның 17 августында Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен «Республика башкарма хакимият органнарының нормалар чыгару эшчәнлеге нәтиҗәлелеге коралы буларак норматив хокукый актларны бәяләү процедуралары» темасына дәрес үткәрелде. Укулар «Хакимият органын юридик тәэмин итү» өстәмә һөнәри программасы кысаларында узды.
Тыңлаучыларга норматив хокукый актларны бәяләүнең төп механизмнары күрсәтелде: норматив хокукый актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү, гамәлдәге норматив хокукый актларга экспертиза ясау, мәҗбүри таләпләрне куллануны бәяләү һәм факттагы йогынтыны бәяләү. Гавами консультацияләр уздыру тәртибенә, җыелма хисап әзерләүгә, эшмәкәрләрнең чыгымнарын исәпләүгә, шулай ук җайга салу йогынтысы дәрәҗәсе буенча норматив хокукый актлар проектларын градацияләүгә аерым игътибар бирелде.
Аерым блок буларак Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «ОРВ кысаларында эшкуарлар чыгымнарын исәпләү өчен ИИ-агент» пилот проекты каралды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу мондый беренче генә чара түгел. Агымдагы елның мартында «Нормалар иҗат итү нигезләре» программасы кысаларында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен шундый ук лекция укылды. Яңа төркем тыңлаучылар белән киләсе дәрес 2026 елның сентябренә планлаштырылган.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне җайга салу йогынтысын бәяләү, мәҗбүри таләпләрне куллануны экспертизалау һәм бәяләү процедураларына системалы өйрәтү кабул ителә торган норматив карарларның сыйфатын күтәрергә һәм бизнеска регулятор йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирә.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү өлкәсендә Казан университеты белән нәтиҗәле хезмәттәшлек Татарстан Республикасында нормалар чыгару компетенциясен үстерүдә мөһим элемент булып кала бирә.