Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ведомство коллективына туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының яңа рәисен тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның тиешле указы белән бу вазыйфага Оксана Саргина билгеләнде.
Мидхәт Шаһиәхмәтов Оксана Саргинаны җаваплы вазыйфага билгеләнүе белән котлады һәм барлык планнарның уңышлы үтәлүен теләде. Ул ассызыклаганча, туризм республика икътисадының эшмәкәрлек үсешенә һәм халыкның керемнәренә йогынты ясый торган стратегик тармагы булып тора.
«Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе вазыйфасына Оксана Саргина билгеләнде», - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Яңа рәисгә мөрәҗәгать итеп, министр өстәде:
«Ышанам ки, сезнең һөнәри тәҗрибәгез, өлкәне белүегез һәм территорияләрне үстерү механизмнарын аңлавыгыз аларны хәл итүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Сезгә һәм Дәүләт комитеты коллективына бердәм эш һәм Татарстан Республикасы иминлегенә конкрет нәтиҗәләр телим».
Чыгышын дәвам итеп, Мидхәт Шаһиәхмәтов ведомство өчен төп бурычларны билгеләде. Приоритетта - җирле кече һәм урта бизнесны җәлеп итеп, туризм икътисадын үстерү, сервисның сыйфатын күтәрү, традицион үзәкләрдән читтә яңа маршрутлар булдыру.
Белешмә: Оксана Саргина туризм өлкәсендә эш тәҗрибәсенә ия. Төрле чорларда ул Татарстан Республикасының Туризмны үстерү үзәген җитәкләде, «Татарстан визиты» брендын формалаштыруда катнашты, ә соңгы елларда Татарстан шәһәрләрен үстерү институтында туризмны һәм рекреацияне үстерү белән шөгыльләнде.